Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Ике гран-при – Әтнәдә

6 декабрь көнне Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге конкурс махсус һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар һәм мәктәп укучылары арасында өч номинациядә узды. “Бел һәм рөхсәт итмә!” иҗади эшләр номинациясендә плакат һәм видеороликлар, “Илемнең киләчәге минем кулларда!” иҗади эшләр (сочинение­ -эссе) номинацияләрендә районыбыз мәктәп укучыларыннан бик күп эшләр кабул ителүе турында хәбәр иткән идек инде.

Муниципаль этапта җиңү яулаучы эшләр республика комиссиясенә тәкъдим ителде. Куанычлы хәбәр, районыбызның ике укучысы: Шиһапова Назлыгөл Республикада плакат номинациясендә (Күңгәр урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхәтова Ләлә) һәм Сибагатуллин Искәндәр татар телендә сочинение-эссе номинациясендә (Бәрәскә урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхмәтҗанова Хиндия) җиңү яулап гран-прига ия булдылар.

Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны җиңүләре белән котлап, алга таба да уңышлар теләп калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев