Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Авылыма затлы ямь өстәп

Олы Мәңгәр мәдәният йорты, капиталь ремонттан соң, сәнгать яратучы авылдашлары өчен кабат ишекләрен ачты.

Агымдагы елның гыйнвар аенда башланып киткән төзекләндерү эшләренә, ниһаять, нокта куелды. Нә­ти­җәсе – күз алдында. Тышкы ягыннан ук гөл- чәчәкләргә күмелгән мәдәният йорты ерактан үзенә тартып тора.  Эченә керсәң – тагын да матур. Яңа диварлар, заманча утлар, сәхнә, тамаша залы – барысы да үзгәреш кичерде.
Авыл уртасында балкып торган бу бина беренче тапкыр ишекләрен 1975 елда ача. Шул көннән 45 ел буе­на халыкка хезмәттә булды ул. Аның сәхнәсендә авыл үзешчәннәреннән алып Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи кебек татар җыры легендалары чыгыш ясады. Нинди генә тамашалар оештырылмады, театр- спектакльләр күрсәтелмәде биредә. Ә бит ул чор өчен мондый мәһабәт биналар бармак белән генә санарлык булган, Олы Мәңгәрнеке шулар арасында иң беренчесе дә иде әле, ялгышмасам. Әйе, монысына инде гаҗәпләнерлек тә түгел. Кайчандыр Олы Мәңгәрдә яшьләр мәктәбендә белем алган танылган режиссер Ширияздан Сарымсаков юкка гына үзенең истәлекләрендә: ”Олы Мәңгәрдә чын татар авылларының тормышын, халыкның гореф- гадәтләрен бик теләп җаныма – каныма сеңдердем. Бу миңа киләчәк сәхнә иҗатымда бик тә кирәкте” – дип язып калдырмагандыр. Атаклы опера җырчысы Мәрьям Рахманкулова, танылган актриса Назлыгөл Латыйпованың нәсел җепләре безнең авыл белән бәйле. Театр яратучыларга яхшы таныш Фирдәвес Әхтәмова, Дания Нуруллина, Фәнис Җи­һанша, яшьрәкләрдән оста баянчыларның берсе Булат Шәрипов – аларның һәркайсы Мәңгәр өчен чит кеше түгел.
Мәдәният йортын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Мостафин, Арча МСО төзелеш оешмасы директоры Зиннур Гарифуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхәвиев, авылыбыз аксакалы Илсур Шакиров катнашып, үзләренең иң изге теләкләре белән уртаклаштылар. Кунак булгач, бүләк тә булмый калмый инде. “Мәңгәр” хуҗалыгы идарәсе  мәдәният йортын котлап  өр-яңа теннис һәм бильярд өстәлләре бүләк итсә, район башкарма комитеты җитәкчесе Мәдәният  министрлыгының 100 мең сумлык сертификатын тапшырды. Күп еллар авылыбыз мәдәният йортын җитәкләгән Гөлсинә Шакированың чыгышын да авыл халкы көчле алкышлар белән кабул итте. “Мәдәният учакларына җитди игътибар биргән республикабыз хөкүмәтенә, безне һәрвакыт үз канаты астына алып, һәрчак ярдәм күрсәтеп килгән районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхановичка, районыбыз җитәкчелегенә, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы идарәсенә, авыл җирлегенә, төзүчеләргә авылыбыз халкы, барлык сәнгатькә гашыйк тамашачыларыбыз исеменнән олы ихтирамыбызны җиткерәсем килә”, – диде ул.
Гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, җырчы, нәфис сүз остасы булган  Гөлсинәнең сөенеч хисләрен аңларлык та. Инде киләчәктә матур итеп эшләргә, яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев