Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җәен бакчада ниләр эшләргә: бакчачыларга киңәшләр

Бакчачыларның урак өсте башланды. Бакчада казынырга яратучыларга эш җитәрлек. Нәрсәне кайчан утыртырга, нәрсә белән ашларга, ничек кисәргә? Бакчачылар өчен төп киңәшләр Sntat материалында.

Май
Язын корткыч бөҗәкләргә каршы ничек көрәшергә?

Алтын корсаклы күбәләк (златогузка) һәм дүләнә күбәләге (боярышница) кебек корткычлар корып бөрешкән яфракларда оялый. Шуңа күрә агачта калган яфракларны өзеп чыгарга кирәк. Ә карышлавык һәм яфрак төргеч күбәләкләрдән (пяденица, листоверка) котылырга гәрчич эремәсе ярдәм итә. Бакча җиләге чәчәк атканчы, аңа йод эремәсе сибәргә кирәк, бу гөмбәчек авыруын бетерә. 

Агачларны нәрсә белән ашларга һәм органиканы ничек әзерләргә?

Май аенда җимеш агачларын азот, калий һәм фосфор белән ашлыйлар. Шушы ук вакытта чүп үләннәре, чабылган үләннән, ризык калдыкларыннан әзерләнгән компостны да сала башлыйлар. Чимал төрлерәк булган саен тизрәк таркала. Компонентларны бутарга һәм пленка яки 5 см биеклектә туфрак белән капларга кирәк.

Бәрәңгене ничәсенә кадәр утыртырга була?

Бәрәңгене 10 июньгә кадәр утыртырга була. Майда шулай ук ак кәчәнле кәбестә һәм чәчәк кәбестә утырталар, кишер, чөгендер, борчак, кузаклылар, кара суган чәчәләр. Яңа агачларны гадәттә кар эрүгә үк утырталар, әмма теоретик яктан караганда, моны көзгә кадәр эшләргә була.

Шулай ук майда күпьеллык дару үләннәрен җыю турында да онытмаска кирәк. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/garden/15-05-2021/en-bakchada-nil-r-eshl-rg-bakchachylarga-ki-shl-r-5823006

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев