Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яран гөл сәламәтлек өчен дә файдалы

Тәрәзә төпләрендә йортка нур өстәп торган яран гөл матур булудан бигрәк, сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр.

Тәрәзә төпләрендә йортка нур өстәп торган яран гөл матур булудан бигрәк, сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр.

Салкын тиюдән. 1 литр суга 25 г яран гөл яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Аннары тамакны шушы су белән чайкатырга кирәк.

Томау төшүдән. Яран гөл яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.

Кан басымыннан. Яран гөл яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.

Отит вакытында. Колак авыртуын басар өчен дә яран гөл яфрагы ярдәмгә килә. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп, колакка куеп торырга була.

Теш сызлаганда. Яран гөл яфракларын чәйнәргә кирәк. Ул, стафилококкны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, төрле ялкынсынулардан саклый.

Тире өчен. Яран гөл составындагы эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә, экзема кебек авыруларга каршы дәва булып тора. Шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә.

Остеохондроз, радикулиттан. Яран гөл яфрагыннан компресс ясап, остеохондроз, радикулитны да дәвалап була.

Чәчләргә шифа. Чәчне яран гөл төнәтмәсе кулланып юсаң, чәч коелмый башлый.

Арыганлыктан. Моның өчен яран гөл яфрагын кулда уарга кирәк. Ул арыганлыкны бетерә, кәефне күтәрә, стресс, депрессиядән коткара.

Йокысызлыктан. 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать салкын урында тотарга кирәк. Йоклар алдыннан шушы төнәтмәне стаканның өчтән бере күләмендә эчәргә мөмкин.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев