Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Иртән җылы су эчү кемгә файдалы?

Ашказаны-эчәк тракты проблемалары булган пациентларга иртән ач карынга җылы су эчәргә киңәш ителә.

Суның файдасы һәм кемнәргә зыянлы булы турында гастроэнтеролог, диетолог, клиник фармаколог Рөстәм Садыйков сөйләде.

«Кеше йоклаганда аның тәне һәм тиресендә күп микъдарда су парга әйләнә, шуңа күрә иртән уянганда без организмда су кытлыгы хәлендә торабыз. Мондый очракта йөрәккә тагын да куерак кан куарга туры килә, шуңа күрә мин канны сыеклау һәм йөрәккә йөкләнешне киметү өчен иртән 500 миллилитр җылы су эчәргә киңәш итәм», — ди табиб.

Су үт сыекчасын, ашказанында аш кайнату сутларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Ләкин иртән җылы су эчү бөтен кешегә дә киңәш ителми. Мәсәлән, бөерләр, гипертониядән интегүчеләргә, үт куыгында ташлар булган кешеләргә җылы су зыян китерергә мөмкин. Иң яхшысы — башта табиб белән киңәшләшегез.

«Дөрес үзләштерү өчен суны утырган килеш эчү бик мөһим. Суны баскан килеш эчү организмда сыеклыклар балансын боза, бу артрит үсешенә китерергә мөмкин», — ди доктор.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев