Сарымсакны кайчан утыртырга?
Мең дә бер киңәш

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Бу хакта тулырак безнең язмада.

Көзнең ничек килүенә карап, сентябрь азагы-октябрь башында утырталар. Утыртыр алдыннан гына тырнакларга аерырга кирәк. Иң эре тырнакларны сайлагыз, аларны 12 сәгать марганцовканың алсу эремәсенә яки 1 %лы бакыр купоросы эремәсенә салып торыгыз.

Сарымсак кабак, кузаклылар, яшел тәмләткечләрдән бушаган түтәлдә яхшырак үсәчәк.

Нинди тирәнлектә утыртырга? Тырнакларны рәт арасын 20-25 см калдырып, 10-12 см саен утыртсагыз, яхшы уңыш алырсыз. Тырнакларны 3-4 см туфрак белән күмдерергә кирәк.

Суыклар башланганчы, 2-5 см торф, черемә яки пычкы чүбе җәеп, мүлчәләргә онытмагыз.

Хезмәт


Нет комментариев