Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башлангыч мәктәп укучылары өчен менюның дүрт яңа төре булдырылды

Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен менюның дүрт яңа төре булдырылды. Хәзер балаларга тәкъдим ителгән ризык тагын да баланслырак булачак, аның төрләре дә артачак.

Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен яңа меню булдырылды. Хәзер балаларга тәкъдим ителгән ризык тагын да баланслырак булачак, аның төрләре дә артачак. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. 

«Ике атналык менюның ике төре булдырылды, алар Роспотребнадзор идарәсе белән килештерелде. Әлеге төп менюларга өстәмә рәвештә сезонлы менюларның тагын ике төре әзерләнде. Әйтик, помидор, кыярлар беткәч, аларны башка яшелчәләр алыштыра һ.б. Нәтиҗәдә, ризык тагын да баланслырак булачак, аның төрләре дә артачак. Менюда бездә булган барлык продуктлар да (бер үк төрләре генә түгел) кулланылачак», - дип искәртте ул.

Фомичева яңа менюның бөтен районнарга да җибәрелүен әйтте, ягъни алардан барлык мәктәп ашханәләре дә файдаланачак. Аның сүзләренчә, ризыкның әлеге җыелмасын I-VI сыйныфлар өчен генә түгел, порцияләрне арттырып, өлкән сыйныф укучылары өчен дә кулланырга мөмкин.

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев