Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башлангыч сыйныф укучылары бушлай ашаячаклар

Татарстанда кече сыйныф укучыларын бушлай ашатуга 860 млн сум акча тотылачак

Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай туклануын оештыру өчен менюның ике варианты расланды.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанда 1-4нче сыйныфларда белем алучы 200 меңнән артык укучыны 1 сентябрьдән бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Бу максатларга чыгымнар агымдагы елның дүрт аенда 859,8 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 498,7 млн сум, республика бюджетыннан – 361,2 млн сум тотыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«ТР Министрлар Кабинеты республика муниципалитетлары бюджетларына бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү өлешендә чыгымнарны өстәмә финанслау өчен субсидияләр бүлүне раслады. Агымдагы елга өстәмә финанслау суммасы 239 млн 284 мең сум тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.

Бушлай туклануны оештыру өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан менюның ике варианты эшләнгән һәм расланган. Өченче, сыйфатны югалтмый торган продуктлары алмаштырырга мөмкинлек бирә торган вариант әлегә раслауда. Мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту буенча ата-аналар советлары булдырылган.

Татарстанда барлык мәктәпләрнең дә азык-төлек блогы бар, аларның 85 проценты мөстәкыйль рәвештә туклануны оештыра, калганнары чит оешмаларны җәлеп итә.

  • Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар ризык мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев