Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ: 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнары башлана

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры 3 июльдә башланып, 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). БДИ быел сынау имтиханнары белән башланачак, алар 29 һәм 30 июньгә билгеләнгән. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов интернет-трансляциядә шулай дип белдерде.

«Бердәм дәүләт имтиханын системаны көйләү, имтихан тоткарлыкларсыз узсын, имтиханга килгән укучылар үзләрен аудиторияләрдә имин хис итсеннәр өчен сынау имтиханнарыннан башлау турында карар кабул ителде. 3 июльдә исә география, әдәбият, информатикадан (һ.б.) имтиханнар башланачак», - диде Кравцов.

Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, сынау имтиханнары «системаның Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен мәҗбүри үтәүгә әзерлеген тагын бер тапкыр тикшерү» өчен чыгарылыш сыйныф укучыларыннан башка гына узачак.

Шул рәвешле, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры 3 июльдә башланып, 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Резерв көннәр 24 июльгә (рус теле һәм чит телләрдән тыш, барлык предметлар буенча) һәм барлык фәннәр буенча 25 июльгә планлаштырылган.

Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, 3 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият һәм информатикадан сынау бирәчәк. 6 һәм 7 июльгә рус теле буенча массакүләм БДИ планлаштырылган. 10 июльдә – профиль математика, 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә биология һәм чит телләрдән (язмача) БДИ узачак. 22 һәм 23 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр буенча телдән имтихан тапшырачак.

Июль аенда нигезле сәбәп белән имтихан тапшыра алмаучылар өчен БДИның өстәмә чоры августта узачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/26-05-2020/bdi-byel-29-m-30-iyund-synau-imtihannary-bel-n-bashlanachak-5745317

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев