«Китапханә дуслары» дип исемләнгән әңгәмә узды
Олы Әтнә мәктәбенең 5А һәм 5 Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектән, мәктәп китапханәсенә «Китапханә дуслары» дип исемләнгән әңгәмәгә җыйналдылар.
Әңгәмә барышында укучылар китап уку, китапханә кагыйдәләрен искә төшерделәр, дәреслекләр тотылышы турында сөйләштеләр. Шулай ук китапханәче Розалия Камиловна "Укучының иминлек көндәлеге" белән таныштырды, аны куллану тәртибен аңлатты, укучыларны китапханәнең актив дуслары булырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев