Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин дә дәрестә булдым

Люция Гарипова, Яңа Җөлби авылы

Балаларга да, укытучыларга да зур сабырлык кирәк. Балалар өйдә укуны бик авыр кичерделәр.

Илебезгә килгән зур афәт барлык яшәешне үзгәртте, өлкәннәргә өйдә утыру, укучыларга, компьютер белән эшләүчеләргә өйдә утырып эшләү насыйп булса, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне бу авыру куркытмады.
Терлекчелектә, басу-кырларда икмәк өчен көрәш дәвам итә. Миңа да, 82 яшемдә булсам да, оныгымның дәресләрендә булырга туры килде. Дәрес барышын ерактан гына күзәтеп йөрсәм дә, укытучыларның зур тырышлык белән дәрес бирүләрен мин дә тыңларга булдым.
Менә мин 7 сыйныфның беренче дәресендә. Рус әдәбиятыннан укытучы Гөлсинә Гайфуллина дәрес бирә. Шул кадәр ягымлы итеп һәр укучы белән аралаша. Балаларның да апалары белән русча аралашуына исем китеп утырдым. Без дә укып йөргәнбез инде. 7 сыйныфны тәмамлап, бер сүз дә әйтә белмәдек. Чөнки без укымаганбыз, рус телен кирәк дип санамаганбыз. Җиденче сыйныфны тәмамлап, Олы Әтнә мәктәбенең 8 сыйныфына укырга киттем. Сыйныф җитәкчебез – яшь кенә рус теле укытучысы иде, гел русча сөйләшә. Бер дәрестә Илфар исемле укучы (Әтнә малае иде) “Апа, без мунча яктык, миңа кайтырга рөхсәт итче”, – ди. Ул вакытта мунча айга бер генә ягыла иде. Ә укытучы русчалатып әйтергә кушты. Без тынып калдык. Беркем җавап бирми, “мунча” сүзен кемдер әйтте. Илфар торып басты да, “Апа, банны варелей”, – диде. Укытучы бик көлде, рөхсәт бирде. Хәзерге балалар барысын аңлап укыйлар. Икенче дәрес – математика. Аны яшь, яңа укып кайткан авыл егете Фәнис Гатауллин алып бара. Әле ул шушы сыйныфның җитәкчесе дә. Дәресен һәр укытучы яратып, көтеп ала. Сыйныфта зур җанлылык. Һәр укучы белән якын итеп аралаша, сүзләрдә бернинди дә басым юк – сокланып утырдым.
Өченче дәрес – тарих дә­ре­се. Аны өлкән укытучы Рубис Сәфәров алып барды. Балаларның биргән җа­­­вапларына “Молодец!” дип кү­ңелләрен үстерде, оны­гым­ның да, башка балаларның да йөз­ләреннән елмаю китмәде.
Дүртенче дәрес – инглиз теле. Яшь, чибәр кыз бала – Алинә Әхтәмова – балалар белән инглиз телендә аралаша, балалар да аңа җавап кайтара – искитмәле. Ә без немец телендә укып, (бер, ике) сүз генә әйтеп калганбыз.
Балаларга да, укытучыларга да зур сабырлык кирәк. Балалар өйдә укуны бик авыр кичерделәр. Оныгымның өйдә укуына, зур тырышлык куюына да куандым, 4-5 билгеләре алды. Әмма ике ай буе гел өйдә булу баланың психологиясенә дә йогынты ясады, нык ябыкты. Мәктәпне – иптәшләрен, укытучыларны нык сагынды.
Көннәр буе өйдә утыру туйдырды, күрәсең, Бу вирустан кешелек дөньясы исән-имин котылсын инде. Киләсе уку елын тыныч тормышта башлап җибәрергә насыйп булсын. Укытучыларның һәркайсына авыр хезмәтләрендә сабырлык, укучыларга укуларында зур тырышлык теләп калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев