Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елы башланып китте

Фәридә Филатова, Гөлнар Мөхәмәдҗанова

Мәктәптә  укулар дистанцион рәвештә генә булмаса ярар иде дип, бик борчылган идек.
Аллага шөкер, дөньялар тынычланып бара, исән-сау булып торсак, уку елы матур гына башланып китеп, шулай ахырына кадәр дәвам итсә иде.
Башка еллардан аермалы буларак, быел Олы Әтнә урта мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме үзгә шартларда узды. Бәйрәм тантанасы «Туган ягым» паркында үтте. Бәйрәм һәр елдагыча матур, үзгә итеп оештырылган иде. Өлкән сыйныф укучылары белән беренчеләрнең шаян биюләре, унберенчеләрнең вальс башкарулары һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Бу көнне укытучылар, укучыларга котлау сүзләре дә күп әйтелде. Олы Әтнә урта мәктәбендә быел да беренче сыйныфта өч класс була. Беренче сыйныфка барысы 52 укучы укырга керде. 31 – малайлар, 21е – кызлар. Барысы мәктәптә 414 укучы белем ала.
Ә Олы Мәңгәр төп мәк­тәбенең беренче сыйныфына быел 14 бала беренче тапкыр аяк басты. Бала саны кимүгә барган бу заманда монысы да зур сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев