Әтнә таңы

81 яшьлек Ләбибә апа өендә сайлады

"Тиздән 81 яшь тула инде миңа". - дип каршы алды Каенсар авылында яшәүче Ләбибә апа Маннапова.

Әле беренче тапкыр гына өендә сайлый ул. Моңа кадәр сайлау участогына үз аягында барып-кайтып йөрде. Аны сайлаган вакытта фотога төшереп алдык.

Реклама

- Үз бурычымны үтәдем, - дип елмая ул. Шунда ук:

- Елларыбыз тыныч булсын, тормыш дәрәҗәсе үссен иде... Безнең кебек пенсионерларны да онытмасыннар дип телим, - дип өстәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: