Әтнә таңы

82 кеше тикшерелде

Юлларда “Тоннель” профилактик чарасы узу турында хәбәр иткән идек.

Аның барышында барлыгы 75 транспорт чарасы һәм 82 кеше тикшерелде. Ике йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, икесенең – документлары өйдә онытылып калган, тагын икесе – руль артынак имимният полисы булмаган хәлдә утырган, бер йөртүченең машина номерлары пычрак, берәү машина утын яндырмаган – аларның барысына карата  административ протокол төзелгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: