Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агент-банклар Татфондбанк кертемчеләре акчаларын штатлы режимда түләүне дәвам итә

66 меңнән артык кеше үз акчаларын алды, банк бүлекчәләре гадәти режимда эшли. Агент-банклар Татфондбанк кертемчеләре акчаларын штатлы режимда түләүне дәвам итә. Банк вәкилләре иминият компенсацияләрен түләүдә беренче көннәрдәге агым шактый кимеде, дип белдерә. «Ак Барс» Банк офисларында Татфондбанк кертемчеләреннән акчаларын алу өчен озын чиратлар юк, банк гадәти режимда эшли. Кредит...

66 меңнән артык кеше үз акчаларын алды, банк бүлекчәләре гадәти режимда эшли.

Агент-банклар Татфондбанк кертемчеләре акчаларын штатлы режимда түләүне дәвам итә. Банк вәкилләре иминият компенсацияләрен түләүдә беренче көннәрдәге агым шактый кимеде, дип белдерә.

«Ак Барс» Банк офисларында Татфондбанк кертемчеләреннән акчаларын алу өчен озын чиратлар юк, банк гадәти режимда эшли. Кредит оешмалары вәкилләре клиентлар күпләп килүгә ныклап әзерләнгән булуларын җиткерәләр.

«Бүгенге көндә безнең банк 3 меңнән артык Татфондбанк кертемчеләренә хезмәт күрсәтте. 1 млрд 700 млн сумнан артык акча түләнде. Без булачак чарага ныклап әзерләндек, шунлыктан банк штатлы режимда бернинди чиратларсыз эшли, кеше туплануы да күзәтелми», - дип билгеләп үтте «Ак Барс» Банкның Казан филиалы директоры Илназ Назыйров. «Ак Барс» Банктан 18,5 меңнән артык кеше 2,5 млрд сумнан артык иминият акчаларын алырга тиеш.

Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык түләүләренең иң күп өлеше Саклык банкына туры килә. Кредит оешмасы вәкиле сүзләренчә, Татфондбанк кертемчеләренә тиешле акчаларның барлык суммасыннан инде яртысы түләнгән. «Беренче көннәргә караганда кеше шактый кимеде. Бүгенге көндә 66 мең тирәсе кертемчегә хезмәт күрсәтелде. 35 млрдтан инде 24е бирелде. Клиентларга җайлы булсын өчен Саклык банкы инде 3 гыйнвардан эшли башлый», - дип сөйләде Саклык банкы бүлекләре берсенең җитәкчесе Вероника Галиева.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/31/132458/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев