Әтнә таңы

Ашыт буенда - поши йөри

"Ашыт елгасы буенда поши баласы күрдем". - дип яза "ВК"дагы Айрат исемле дустыбыз.

Хәтерлисездер, бер ай чамасы элек тә, районның басу-кырларын бер үсмер поши иңләгән иде. Монысы кечерәккә охшаган. Хәер, кечкенә бозау янында зурысы да булмый калмас. Ни генә булмасын. Әтнә җирен төрле җанварларның үз итүе сөенечле хәл, безнеңчә...

Реклама

Сез ничек уйлыйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: