Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вазыйх Хисматуллин: "Авыл яңара, яшәрә - шунысы зур куаныч"

Олы Мәңгәр авыл җирлеген күп еллар җитәкләгән Вазыйх Хисматуллин республика президенты сайлауларында үз тавышын биреп, әнә шундый сөенечле фикерләре белән уртаклашты.

" Авылыбызда үзгәрешләр гел яхшы якка. Үзем эшләгән чорда да алдыма төп максат итеп аны яңарту, яшәртүне куйган идем. Бүгенге көндә авылыбызның иң тар урамнарына да асфальт юл салынды. Чишмәләр төзекләндерелде, утлар балкып яна. Яшьләр өчен дә бөтен уңайлыклар бар биредә. Күмәк хуҗалыкта хезмәт хакы югары, аны вакытында бирәләр. Бүген- иртәгә авылыбыз уртасында капиталь ремонттан соң матур итеп яңартылган мәдәният йорты ачылырга тора. Мәктәп, балалар бакчасы - бар да өр яңадан үзгәртелеп, балалар өчен бөтен шартлар тудырылып эшләнде.  Авыл халкы өчен эшләп килгән махсус программалар үзләрен тулаем аклап килә. Сайлауларда тавыш биреп, үзебезнең киләчәкне үзебез сайлыйбыз", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев