Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча өчен түләү: ул ничек була?

"Балам бакчага ай буе йөрмәде... акчасын ничек алырлар икән?" - шулай дип борчылучылар шактый.

Борчылмагыз, Татарстанда бакча өчен түләүне баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләячәкләр

Социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала бакчага йөргән өчен ата-аналар түли торган акчаны яңадан карау турында карар кабул итте. Бала бакчада булмаган вакытта абонент түләве 3-4 мәртәбә кимиячәк, моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләме дә азаячак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләү финанс моделен булдыру эше үзенең соңгы этабына керде.

«12 майдан балалар бакчасы өчен түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен барлык исәп-хисап эшләрен тиз арада башкарырга кирәк», - дип белдерде Алексей Песошин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-05-2020/tatarstanda-bakcha-chen-t-l-ne-balany-anda-y-r-y-rm-ven-karap-is-pl-yach-kl-r-5746327

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X