Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИда бәдрәф коткарачак...

Быелгы имтихан икеләтә кыен булырга охшаган.

 

Сыйныф бүлмәләрен эшкәртүне аңларга була, җыештыру-чистарыну да кирәк гамәл. Әмма перчатка, аеруча битлек киеп 4 сәгать утыруны күзаллагач, ул мескен, бу очракта шул ук күз алдын күз алдында тотам, караңгыланып китә. Укучылар һәм укытучылар ни хәл түзәрләр икән... Кояш төшмәгән, күләгәрәк урынга эләксәң ярый инде. Дөрес, һәркемгә су эчү мөмкинлеге бирелә, шул исәптән бер тапкыр куллана торган савыт та булачак. Роспотребнадзор шундый рекомендация биргән.

Ә мәктәпкә кергәндә, контактсыз юл белән генә температураны үлчәргә ниятлиләр. Утыручыларның социаль дистанциясе 1,5 метрдан ким булмый. Укучылар зигзаг рәвешендә урнашалар.

Укучылар гына түгел, укытучылар да битлек һәм перчаткалардан булалар.

Монда инде камера күрә дип борчылып, күчерергә куркып утыру бер хәл, маскаңны салып яшереп кенә свежий һава алырга да куркыныч була. Әнә шул бәдрәф коткарса гына инде...

Чыганак: http://magarif-uku.ru/ru/budut-sdavat-egye-v-maskakh-i-perchatkakh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев