Әтнә таңы

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивален бушлай карарга мөмкин булачак

Чара ике көн дәвамында — 2020 елның 26 һәм 27 сентябрендә узачак.

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале быел керү билетларыннан башка узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «үткәнгә сәяхәт» агентлыгы директоры, чараны оештыручы Алексей Кокурин хәбәр итте. "Фестиваль керү билетларыннан башка узачак, бушлай. Без бу авыр елда кешеләр азрак сарыф итсен һәм урта гасыр сугышларыннан ләззәт алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә булдык», — дип билгеләп үтте спикер.

Реклама

Чара ике көн дәвамында — 26-27 сентябрь көннәрендә Болгарда узачак. Элек бу чара бары җәй көне генә үткәрелде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында срокларны күчерергә карар кабул ителде.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/22-09-2020/festival-srednevekovogo-boya-velikiy-bolgar-proydet-bez-vhodnyh-biletov-5773337

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: