Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буранлыда Яңа ел төне

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры тамашачы хозурына Яңа ел тамашасы тәкъдим итте.

Коронавируска каршы саклык чараларын саклаган хәлдә узган әлеге чара бик күңелле, кем әйтмешли, ел дәвамында тупланган начар энергияне чыгарырлык дәрәҗәдә көлеп-елмаеп, матур уйлар уйланып утырырлык булды. Эчтәлеген сөйләп тормыйм, югыйсә, караучыга кызыгы калмый. Тик шунысын билгеләргә кирәк, театр ел саен Яңа елны каршы алганда берәр тамаша тәкъдим итә. Һәм елдан-ел күңеллерәкне.

Артистлар составы да ел саен яшәрәме шунда? Яңа йөзләр дә күренде, хөер. Болары турында язарбыз әле. Тамашага әйләнеп кайтсак, җырлы-биюле тамаша булды ул. Һәрвакыттагыча, тамашачы җырчыларга алкышлап, “көч биреп” торды. Аның эчтәлеген үк булмаса да, сюжетның нигезен ассызыкламыйча калдырып булмас, ахыры. Чөнки тамашада Буранлы авылының яшь кызлары, яшь егетләре образы гәүдәләнә – ә алар булган җирдә ничек мәхәббәттән башка булсын инде?! Ә чыгышы шушы авыл белән бәйле кыз да Яңа ел каршы алырга кайтып төшкәч, китә хәлләр. Өстәвенә, Яңа ел төне бит.

Кыскасы, барып күрергә кирәк. Бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев