Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга чакырдылар

Иң яхшысы – чираттагы ялны Россиядә, үз төбәгеңдә үткәрү.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга һәм чираттагы ялны Россиядә, иң яхшысы – үз төбәгеңдә үткәрергә кирәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавируска бәйле вазгыятьнең үзгәреп торуын исәпкә алып, иң яхшысы – туган илеңдә, үзең яши торган субъектта ял итәргә һәм чит илгә баруны кичектереп торырга кирәк», - дип искәртте Авдонина.

Әгәр чит илгә чыгарга уйлагансыз икән инде, юлда, ял иткән вакытта һәм кире әйләнеп кайткач саклык чаралары турында онытырга ярамый, диде Любовь Авдонина.

Моннан тыш, Россиягә кайту белән өч көн эчендә коронавируска ПЦР-мазок тапшырырга кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорда коронавирусны Татарстанга каян алып кайтулары хакында сөйләгәннәр иде. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-08-2020/rospotrebnadzor-idar-send-byel-chit-ild-yal-it-ne-kichekterep-toryrga-chakyrdylar-5762422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев