Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм кәефе юкмы? Булдырыгыз!

Бизәгез. Яңа ел кәефен иң элек җем-җем итеп торган ука-чуклар, бизәк-тәңкәләр тудыра. Өегезне шулар белән бизәп куегыз. Кызык өчен генә маскарад киемнәре - кар бөртекләре, Кар кызы (Кыш бабай), башка төрле әкият геройлары киемнәре сатып алыгыз. Табын турында уйлагыз. Яңа ел сыйлары, тәм-томнар хәстәрен күрегез. Алар, һичшиксез, күзләрегезне иркәләячәк, авызыгыздан...

Бизәгез. Яңа ел кәефен иң элек җем-җем итеп торган ука-чуклар, бизәк-тәңкәләр тудыра. Өегезне шулар белән бизәп куегыз. Кызык өчен генә маскарад киемнәре - кар бөртекләре, Кар кызы (Кыш бабай), башка төрле әкият геройлары киемнәре сатып алыгыз.

Табын турында уйлагыз. Яңа ел сыйлары, тәм-томнар хәстәрен күрегез. Алар, һичшиксез, күзләрегезне иркәләячәк, авызыгыздан сулар китерәчәк. Шулай итеп, теләсәгез-теләмәсәгез дә, бәйрәм рухына алып кереп китәчәк. Хыялга бирелегез. Бәйрәменнән бигрәк аны көтү әйбәт. Ничек итеп дисезме? Яңа елны яхшылабрак каршылау юллары турында уйланыгыз, хыялларыгызны эшкә җигегез. Бәйрәмне бик тә кызык һәм күңелле итеп үткәргән вакытларны искә төшерегез. Психологлар әйтүенчә, теге яки бу вакыйганы искә төшергән вакытта кеше 70 процентка шуңа кереп "чума".

Балаларга бәйрәм рухы тудырыгыз. Балалар Яңа елга һәрвакыт эчкерсез куанса, зурлар бу яктан, әлбәттә инде, күпкә калыша. Сабыйлар могҗиза, әкиятләрне чынбарлыктагыдай кабул итә бит. Бәйрәм алдыннан аларга Яңа ел әкиятләрен күбрәк укыгыз. Баласы мәктәпкә укырга кергәч, ата-анасы аның белән бергә дәрес әзерли, мәсьәләләр чишә. Ягъни бу процесска кушылып, асылда мәктәп программасын яңадан үтә башлый. Йөрәк парәсенә бик тә мавыгып бәйрәм оештырып йөргәндә дә ата-ана, үзе дә белештермәстән, балага хас халәттә кала. Ә инде сабыеның сөенү-куануларыннан алар икеләтә шатлык хисе кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев