"Чыршы " операциясе таләпләрен тикшерәчәкләр
Җәмгыять

"Чыршы " операциясе таләпләрен тикшерәчәкләр

Ылыслы агачларны законсыз чабу, саклау һәм сату ТР территориясенә легаль булмаган ылыслы агачлар кертүгә киртә кую максатыннан

Эчке эшләр министрлыгы "Чыршы" оператив- профилактик чара игълан итә.

Ул 20-31 декабрь  көннәрендә дәвам итәчәк.

"Чара барышында  бу өлкәдә закон  таләпләре үтәлеше  тикшереләчәк",- дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең  участок инспекторлары җитәкчесе Дамир Һадиев.

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев