Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Covid – 19: районда авыручылар саны 43 кә җитте

Шулардан 18 кеше сәламәтләнеп, гадәти тормышка кайтты.

Авыручылар арасыннан дүрт баланың икесе дә бүгенге көндә сау- сәламәт. Шул ук вакытта авыручылар белән котнактта булган 61 кеше бүгенге көндә карантинда.Ә бер авыру  - Казан госпиталендә.Әлеге мәгълүматлар белән Әтнә үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтаһетдинова уртаклашты. “ Соңгы вакытта пневмония белән авыручылар  саны кискен арту күзәтелә, - ди ул. Атна барышында әнә шундый 12 очрак теркәлгән. 6 райондашыбыз исә әлеге диагноз белән Казан хастаханәләрендә ята. Шул ук вакытта 62 кешедән  Covid – 19 га анализлары алынып, шуның нәтиҗәләрен көтәбез”.

Баш табиб урынбасары авыручылар белән контактта булып, бүгенге көндә карантин режимын саклаучыларга режим таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген кисәтә.  Шулай булмаганда, закон каршында җавап бирергә туры килергә мөмкин. “ Маска- перчатка режимын да төгәл үтәү зарур, - ди ул. - Пневмония белән авыручылар саны арту сәбапле, таләпләр бераз йомшарса да, игътибарлы булу кирәк. Кешеләр күп булган урыннарны урап узыгыз, дистанцияне саклагыз, артык аралашмаска тырышыгыз.Авырткан очракта авыл медпункты фельдшерына яки участок шәфкать туташына шалтыратыгыз. Сәламәт булыйк – сакланыйк”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев