Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дания апа 5 ел буе кыргый каз асрый

Искитәрлек хәл бу, Мәрҗәндә яшәүче бу ханымны кыргый каз нишләп үз итте икән?

5 ел элек улы ленар чәчүдән кайтып алганда табып ала аны. Канаты яраланган була. Өйөгә алып кайтуга да, кеше кайгыртуына да каршы килми ул. Изге ниятле кешеләрне сиземли, күрәсең. шулай итеп, кыргый каз белән өй хуҗалары арасында чын дуслык башлана. 

Бүгенге көндә дә дәвам итә ул. Гаилә әгъзәасы кебек башын горур күтәреп йөри бу кош. Югыйсә, кыргый үзе... Аны башка каз-үрдәкләрне җәлеп итәр өчен "приманка" итәргә сораучылар да булган. Бирәме соң, Дания апа?

Газетабыз уздырган конкурста җиңүчеләрнең берсе булып танылган Дания Гарипова хуҗалыгында шундый очракка тап булырбыз димәгән идек. Башка шуңа охшаш тарихлар белән танышлар да бардыр әле? Языгыз безгә. Башкалар белән бүлешик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X