Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диңгезгә дә барган, "Мерседес" та алган

Кибеттәге банкоматтан урланган акча барысына да җиткән.

Җинаять кылган вакытта банкоматта зур сумма – 2,6 миллион сум була.

Бу хәл июльдә көпә-көндез булган. Банкомат Әхмәтов урамындагы супермаркеттан урланган. Эшне тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре билгесез ирнең терминалны пленкага төреп, аны финанс учреждениесенең техник хезмәткәре сыйфатында сәүдә ноктасыннан алып чыгуын ачыклый. Ул җинаятькә ныклап әзерләнә һәм аның эзенә төшү җиңел булмый.

Полиция супермаркеттан кайтканда җинаятьче өч тапкыр йөк машинасын һәм машина йөртүчеләрне алмаштыруын ачыклаган. Ә вакытлыча банкомат сакланган гаражны арендага алган.

Тиздән полиция җинаятьченең эзенә төшә. Ул Авыргазы районында яшәүче 27 яшьлек ир булып чыга. Полицейскийлар һәм спецназ хезмәткәрләре аны кыйммәтле автомобильдән эләктереп ала.

Хәзер ул гаебен таныган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, тоткарланган кеше банкомат урлаганнан соң диңгезгә барып кайткан. Кайткач, ул «Mercedes S350» сатып алырга өлгергән.

Шикләнелүченең сүзләренә караганда, ул яңа машинага акча урлаганчы ук җыйган. Моны тикшерүчеләргә тикшерергә туры киләчәк, ә әлегә кыйммәтле чит ил машинасы тартып алынган.

Аеруча зур күләмдә урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Di-gezg-d-bargan--Mersedes-ta-algan-452534/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев