Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре сайтында коронавируска каршы прививка ясатучыларга паспорт бирәләр

Яңа сервис ярдәмендә прививка ясату турындагы белешмә һәрвакыт кул астында булачак.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа сервис эшли башлады – коронавируска каршы прививка ясаткан барлык гражданнарга махсус паспорт биреләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта вакцинация узган һәр пациент дистанцион рәвештә коронавируска каршы прививка ясатуы турында сертификат алачак», - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау министры.

Яңа сервис ачылуы турында декабрь аенда ук хәбәр ителгән иде. Михаил Мурашко мондый функциянең россиялеләр өчен уңайлы булачагы хакында әйтте – прививка ясату турындагы белешмәне телефоннан теләсә кайсы вакытта күрсәтеп булачак.

Бүгенге көндә вакцинация ике препарат («Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона») ярдәмендә үткәрелә. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова элегрәк билгеләп үткәнчә, гражданнарның прививка ясаткан вакытта әлеге препаратларның берсен сайлап алу мөмкинлеге бар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-01-2021/d-l-t-hezm-tl-re-saytynda-koronaviruska-karshy-privivka-yasatuchylarga-pasport-bir-l-r-5796997

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев