Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләтнеке булмаган фондлар элеккеге пенсия яше буенча пенсия түләячәк

Дәүләт Думасында Дәүләтнеке булмаган фондларның элеккеге пенсия яше буенча пенсия түләү мөмкинлеген тәкъдим иттеләр.

Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия тәэмин итү турында килешү төзегән россиялеләр пенсияне элеккеге пенсия яше буенча алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән «Известия» яза.

Депутат сүзләренчә, тиешле закон проекты Дәүләт Думасына май азагына кадәр кертеләчәк, ә аны 28 июльгә кадәр язгы сессиядә кабул итәргә мөмкиннәр. Тик башта Үзәк Банк һәм Хөкүмәтнең уңай нәтиҗәсен алырга кирәк. Закон үз көченә ел ахырына кадәр үк керергә мөмкин.

Бу инициатива Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия яшен күтәрүгә кадәр контракт төзегән кешеләрнең һәм бу үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң моны эшләгән кешеләрнең хокукларын тигезләүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты хатын-кызлар дәүләтнеке булмаган пенсияне 55 яшьтән, ә ир-атлар 60 яшьтән ала алачак дип фаразлый. Шул ук вакытта Дәүләтнеке булмаган фондлар белән килешүдә яшьне югарырак билгеләргә мөмкин, әмма ул хатын-кызлар өчен 60 һәм ир-атлар өчен 65 яшьтән артмаска тиеш.

Әлеге нормалар 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән шартнамәләргә кагылачак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187212/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев