Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ефремов: "Мин берни дә хәтерләмим..."

Артист Михаил Ефремов үлемгә китергән авариядә үз гаебен танымый.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел артист Михаил Ефремов, исерек килеш руль артына утырып, Мәскәү уртасында каршы як полосага чыгып авария ясады. Нәтиҗәдә, каршы килгән машинаның водителе үлде.

Арытаба Ефремов үз гаебен таныганын белдерде һәм үлгән ирнең гаиләсенә гафу үтенече белән видеоязма яздырды. Әмма хәзер актер сүзне икенчегә бора башлады...

Күптән түгел бу хәл буенча суд утырышы узды. Анда Ефремов: "Үз гаебемне танымыйм, чөнки мин берни дә хәтерләмим," - диде. Ә видеоязмадагы сүзләрне адвокат әйтергә кушты, ди. Димәк, ул кеше үтергәне өчен гафу үтенергә уйламаган да.

Әлеге вакытта суд карары буенча Ефремов 22 гыйнварга кадәр өй арестында тотылачак.

Бу хәл күпләрне гаҗәпләндерде. "Кемдер Яңа елны әтисез каршы алачак, икенчеләр өендә аракы эчеп утырачак", дип язалар Интернет челтәрендә.

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев