Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларны яктырту буенча бәйге игълан итәргә кушты

"Конкурска федераль, республика, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларын да катнаштырырга кирәк", - дип саный парламент башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары арасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны  яктырту буенча бәйге  игълан итү кирәклеген әйтте.

 Бу  фикер-тәкъдимен  ул  бүген  Россия матбугаты көне уңаеннан мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар белән булган очрашуда җиткерде.

«Татарстан Дәүләт Советы милли проектларны гамәлгә ашыруны иң яхшы  яктыртуны мәгълүмати тәэмин итүче бәйге  игълан итү тәкъдиме белән чыга. Аны „Татмедиа“ һәм журналистлар үзләре дә күтәреп алыр  дип өметләнәбез. Ә аннары 2020 ел нәтиҗәләре буенча халык алдында җиңүчеләргә  рәхмәт әйтеп, аларны бүләкләү мөмкин булачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның  фикеренчә, бәйгегә  республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары да катнашырга тиеш.

"Колачлау күбрәк булган саен яхшы. Бу бөтен ил алдында тормыш сыйфатын яхшырту һәм Татарстан халкына тагын да уңайлырак шартлар тудыру өчен,  барыбызның алдында торган  зур бурычны тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам», — дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук «Татмедиа» җитәкчелегенә  конкурс турында нигезләмә эшләргә, журналистлар хезмәтен профессиональ бәяләү өчен,  жюриның абруйлы составын сайларга кушты.  "Минемчә, РФ башка субъектлары да мондый тәкъдим белән чыгыш ясаячак", — диде.

       Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителүен дә искәртте.

«Совет чорында да, совет чорыннан соң да илебезне, аның территорияләрен, һәр авылларны тәртипкә китерүгә юнәлтелгән проектлар юк иде. Бу максатларга зур финанслау каралган, Татарстан 53 млрд. сум акча алачак. Бу шанс, без аны халыкның тормышын яхшырту өчен кулланырга тиеш», - диде ул.

Парламент башлыгы, илкүләм проектлардан тыш, быел Татарстанда 50 республика проекты гамәлгә ашырылачак, дип тә өстәде. «Узган ел алар 48 иде. Зур күләмдә бюджет акчалары бүлеп бирелә. Барысы да кешеләр өчен», - диде ул

 

Фото, мәгүлүмат язу өчен  https://www.tatar-inform.ru/news/society/13-01-2020/farid-muhametshin-predlozhil-ob-yavit-konkurs-dlya-smi-po-osvescheniyu-natsproektov-5715816 файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев