Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

Кичә Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим иткән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге хакында әйтеп, "Гражданнар фикере билгеле булырга тиеш", диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр итә Мәскәү Кремле сайты.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — дип кул куйган Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  боерык текстында.

    Владимир Путин Кичә Федераль Җыенга булган Юлламасында   Ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим иткән иде.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  аның фикерен куәтләп,   РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, - диде.

Файдаланган чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/16-01-2020/f-rit-m-h-mm-tshin-rossiya-konstitutsiyasen-zg-rt-buencha-eshche-t-rkem-sostavyna-kerde-5716508

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев