Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә гауга: ире хатынын, хатыны кайнанасын кыйнаган

Бу гаиләдә берәүгә дә тынгылык юк.

Ире хатынын кыйный, хатыны - кайнанасын. Югыйсә, читтән килгән килен бу йортта вакытлыча гына теркәлү узып яши. Спиртлы эчемлекләр белән дус малайның аңын шайтан суы томаласа, кайнана өчен тормыш итү көннән - көн авырая. Ә бит ул гомер буе сыер савучы булып эшләгән кеше. Малай да бик тыңлаучан булып үскән иде, тик менә йортка килен килеп кергәч, тавыш - гауга көн саенга китт е- нәтиҗәдә, егет "шайтан суы"на чын - чынлап ияләште. Ә иң кызганычы, гаиләдә ике кечкенә сабый бар. Авыр җирлеге рәисе, полиция хезмәткәрләре  еш "кунак" бу йортта. Социаль яклау бүлегеннән килеп торалар, балигъ булмаганнар эше буенча да вәкилләр сабыйлар өчен кайгырту күрсәтә, гел күз уңында тота. Шушы көннәрдә ир белән хатынның үз - үзен тотышын  балигъ булмаганнар эше буенча район коммиссиясе утырышында карадылар. Аңнарына килеп, балалар хакына тынычлык урнаша күрсен иде гаиләдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев