Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икътисад министрлыгы авыл эшмәкәрләренә ярдәм программалары турында сөйләячәк

Республиканың һәр муниципаль районында агробизнес вәкилләре өчен биш түгәрәк өстәл оештырылачак.

Татарстанның Икътисад министрлыгы республиканың барлык районнарында да авыл эшмәкәрләре өчен түгәрәк өстәлләр оештырачак. Яңача эш форматы традицион банк комиссияләре үткәрү кысаларында эшләнелгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа чара ярдәм чаралары, салым режимы һәм бизнес үсеше буенча ресурслар турында мәгълүмат җитмәүне тутыру өчен каралган. Һәр районда биш түгәрәк өстәл узачак. Алар биржа мәйданында эшләүгә, ярдәм чараларына һәм экспортка чыгуга, үзмәшгульләрне теркәүгә, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләре үсешенә багышланачак.

Түгәрәк өстәлләр 6 июньнән 15 октябрьгә кадәр узачак. Беренче түгәрәк өстәлләр Норлат һәм Чирмешән районында узган. Алар җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Бу атнада Татарстанның Икътисад министрлыгы әлеге чараларны Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында уздырачак.

“Без эшмәкәрләргә финанс ярдәме генә түгел, ә белем бирү буенча да ярдәм итәбез, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, яңа салым режимы буенча консультация бирәбез, биржа мәйданына эшне үзләштерергә булышабыз”, - диде Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев.

  • Татарстан фермерларына ярдәм итү өчен 2019-2021 елларга өстәмә 678 млн сум бүленгән. Моннан тыш, алар 350 млн сум күләмендә грантлар да алачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/12/187949/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев