Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирләгәннән соң 4 айдан табылган...

Мөхәммәт әл-Гаммәл быел гыйнварда юкка чыккан. Гаиләсе ирне эзли башлый, әмма нәтиҗәсез. Журналистларга туганнары сөйләгәнчә, ул психик тайпылыштан интеккән һәм еш кына өйдән чыгып киткән.

Берникадәр вакыттан соң урындагы дәваханәдә эшләүче туганнарына клиникага ир-егет мәетен китергәннәрен әйтә. Мөхәммәтне туганнары таный. Гәүдәдән ДНК үрнәген алганнар, әмма гаилә, тест нәтиҗәләрен көтмичә, март ахырында аны җирләргә булган.

Дүрт айдан соң бер төркем яшьләр төнлә зиратта адашып йөргән ир-егетне күрә. Аны полиция участогына китергәннәр, ул югалган Мөхәммәт булып чыккан. Моңа кадәр ирнең кайда булганлыгы әлегә билгеле түгел.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/irl-g-nn-n-so-4-aydan-tabilgan-376354/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев