Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең герой-әфганчы турнирында күәмнәр җиңде

Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз - Күшәр егете Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә X тапкыр хоккей турниры узды. Техникум бозында узган турнирда, елдагыча, мәктәп укучылары катнашты. Барысы алты - Күшәр, Бәрәскә, Күәм, Комыргуҗа, Әтнә һәм Шашы командалары арасындагы уеннар үзләренең кискенлеге белән аерылып тордылар. Беренче чиратта шундый бәйрәм бүләк...

Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз - Күшәр егете Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә X тапкыр хоккей турниры узды.


Техникум бозында узган турнирда, елдагыча, мәктәп укучылары катнашты. Барысы алты - Күшәр, Бәрәскә, Күәм, Комыргуҗа, Әтнә һәм Шашы командалары арасындагы уеннар үзләренең кискенлеге белән аерылып тордылар.

Беренче чиратта шундый бәйрәм бүләк иткән химаячеләрне искә алу урынлы булыр. "Күшәр" хуҗалыгын әфганчы-якташыбызның энесе җитәкли. Шуңа күрә турнирның төп химаячесе әлеге хуҗалык булу гаҗәп түгел. Районда һәртөрле чараны уздырырга булышып килүче "Ленин" хуҗалыгы бу юлы да ярдәм кулы сузган. Бу турнир "Таң", "Ташчишмә", шулай ук Күшәр авылыннан Марат Рәхимҗанов, ИП "Шәрәфиев", ИП "Сәфәров"ларның матди ярдәме белән узды. Соңгысы - Рәдиф Сәфәров йөзендә, "Күшәр" хуҗалыгы белән бергә төп оештыручы да иде.

Турнир, әйткәнемчә, бик кискен булды, яхшы оешканлык белән аерылып торды. Монысында судьялар Зөфәр Гайфуллин, Таүир Вәлиуллин, Рәшит Хәбибуллинның, шулай ук мәгариф бүлеге вәкиле Рамил Шәйхиевнең роле зур булды. Бернинди җәрәхәтләрсез, бәхәссез уеннар шуны дәлилли.

Көн чагыштырмача җылы булса да, салкын җил тамаша карап хозурланучының эченә үтте бугай. Әледән-әле җылы машинага кереп җылынып чыгу гына азрак ярдәм итте. Әй, шундый хоккей барганда машинада утырып буламыни ул! Шул суык та үз ролен уйнады бугай, уеннарны 20шәр минутлы ике периодтан арттырмаска дип хәл иттеләр, кыска вакытлы туктап торулар да шушы ук вакыт эченә керде.

Укучы балалар уены аеруча кызык: монда төп фаворит дип кайсыдыр команданы әйтеп тә булмый. Әнә бит, Шашы командасы көчлерәк дип фаразлаганнар иде, комыргуҗалар җиңде. Әтнә командасы да финалга үтә алмады. Кыскасы, ике төркемнән 4 команда финал уеннарына узды. Үз төркемнәрендә икенче булган Комыргуҗа һәм Күшәр III урын өчен уйнадылар. Күшәрләр якташлары исемен йөрткән турнирның хәлиткеч уенында җиңүгә ирештеләр. Ә менә төп уен - финалда узган елдагыча ук Бәрәскә һәм Күәм очрашты. Алдан ук әйтеп узам, боларның уеннары гаять матур, өлкәннәрнекенә тартым иде. Судья Таүир Вәлиуллин да: "Кайсы да булса өстен дип әйтеп булмый. Ике як та яхшы уйный", - дип гаҗәпләнде.

Ике як та бер-бер артлы каршы капкага һөҗүмнәр оештырып торды, һәр мизгеле күңелле иде. Шулай да беренче период урталарында Бәрәскә һөҗүмчесе күәмнәр капкасына бик матур алка шудырып, аплодисментларга ия булды. Беренче период шул исәпкә тәмамланды да. Тәнәфестә тренерлар уенчыларга ниләр әйткәннәрдер, уен тагын да кызуланды. Ахыр чиктә Күәм командасы үз дигәненә иреште - исәпне тигезләде. Бик матур алка булды бу... Ә уен тынычланмады, киресенчә, ике як та, хоккей термины белән әйтсәк, "оборотлар"ны арттырды. Ачык хоккейга ук барып җитмәсә дә, хоккей фанатлары, тулы мәгънәсендә канәгатьлек алды бу уеннан. Күәмнәр кыска гына вакыт эчендә тагын ике алка кертеп, җиңү яуладылар. Тренерлары Булат Зарипов, Рөстәм Хәбибуллинның да уртак уңышы бу. Бәрәскәләргә дә - афәрин! Дөрестән дә, үлчәү тәлинкәсе уңга да, сулга да авыша дигәндәй, узган елны Бәрәскә җиңде, быел - Күәм. Әмма шунысы бәхәссез - ике команда да бик көчле!

Җиңүчеләрне, аерым амплуаларда иң яхшы уенчыларны Рәдиф Сәфәров бүләкләде. Иң яхшы капкачы - Комыргуҗа командасыннан, сакчы - Күәмнән, һөҗүмче - Бәрәскәдән, ә иң яшь уенчы - чыгышы белән Күәмнән булган, Әтнә командасы егете иде...

Инде күңел түземсезләнеп алдагы ел турнирын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев