Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Кремле өстендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы җилферди

Флагны тантаналы рәвештә кую республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак

Татарстан Президенты резиденциясе территориясендә, Казан Кремлендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен тантаналы рәвештә урнаштыру булды.

Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. "ТАССР төзелүнең йөз еллыгына старт 19 декабрьдә бирелде. Безнең республиканың йөзьеллыгы флагын нәкъ менә Казан Кремлендә күтәрүебез символик мәгънәгә ия", - дип белдерде Сәфәров.

        Флаг Татарстан Республикасы Дәүләт гимны астында күтәрелде. Флагныд ак төсендә  ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән, ул республиканың уй-ниятләренең һәм казанышларының чисталыгын символлаштыра. Алтын кайма-төбәк казанышларының дәлиле, дип сөйләде Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Флагны тантаналы рәвештә урнаштыру республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Инде бүген үк ул ТР Хөкүмәте бинасы янында җилферди.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Әсгать Сәфәров  республикада 27 май, 25 июнь һәм 30 августта узачак төп бәйрәм чаралары турында сөйләде.

Моннан тыш, юбилей елында  республикада да, Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә, татар диаспораларында да истәлекле датага багышланган зур форумнар, конференцияләр, мәдәни һәм спорт чаралары узачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы.

2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»Указга кул куйган иде.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 ел республикада Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде

Чыганак:  https://www.tatar-inform.ru/news/society/16-01-2020/nad-kazanskim-kremlem-vodruzili-flag-100-letiya-obrazovaniya-tassr-5716522

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев