Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казандагы дөнья чемпионатында транспорт белән тәэмин ителеш билгеле булды

Казанда су төрләре спорты буенча 24 июль-9 август көннәрне узачак дөнья чемпионаты барышында транспорт белән тәэмин ителешкә багышланган брифинг үтте. Брифингта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов катнашты һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Транспорт системасы эшчәнлеге 17 июль көнне үк старт ала. Чемпионатны оештыручылар һәм катнашучыларга барысы...

Казанда су төрләре спорты буенча 24 июль-9 август көннәрне узачак дөнья чемпионаты барышында транспорт белән тәэмин ителешкә багышланган брифинг үтте.

Брифингта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов катнашты һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Транспорт системасы эшчәнлеге 17 июль көнне үк старт ала. Чемпионатны оештыручылар һәм катнашучыларга барысы 132 туристик автобус, 45 микроавтобус һәм 183 җиңел машина хезмәт күрсәтәчәк.

Биредә сүз автобус кына түгел, тимер юл һәм һава транспорты турында да бара. Бу уңайдан Халыкара федерация белән килешү нигезендә, Мәскәү аэропортлары да ярдәм итәчәк.

Татарстанга керү срогы - 17 июль-18 август. Беренчесе - "Төркия авиалинияләре" очкычы. Аны 17 июль көнне кабул итәбез. 21, 22 һәм 29 июль - иң тыгыз көннәр санала. Ә 10 августта - китүчеләрнең күп булуы көтелә. Кыскасы, республиканың транспорт системасына 31 көн буе тыгыз режимда эшләргә туры киләчәк. Җиңел автомобиль хуҗаларының бер өлеше белән килешү төзелгән инде. 62 кеше транспорт персоналы буларак турыдан-туры объектларда хезмәт итә. Һәр волонтерга транспорт картасы бирелә. Шәһәр җәмәгать транспорты да ишәя.

Кайбер кыенлыклар да бар үзе. 18 августка кадәр 11 участокта вакытлы "разметка"лар сызылган. Журналистларга бейджик нигезендә ниндидер өстенлекләр каралмаган, аларны бары объектларда катнашучылар гына куллана ала.

Директор урынбасарының Казанга читтән килүчеләргә дә киңәше бар. "Казанда бары җәмәгать транспортын гына куллану отышлырак булыр. Әгәр инде килгәнсез икән, парковкалар бар үзе, тик алардан соң да 3-4 минут шәһәр транспортфында барырга туры килер", - диде. Соңыннан: "Чемпионат нәтиҗәләрен дә бергә ясарга язсын иде", - дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев