Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КФУның татар теле белгечлегенә гариза бирү 3 августта төгәлләнәчәк

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конкурсның зур булуын белдерделәр. Салават Камалетдинов фотосы

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Абитуриентлар КФУның «гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика»; татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлекләренә гаризаларын 3 августка кадәр генә тапшыра ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде.

«Бүгенге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына гаризаларны кабул итү бара. 244 бюджет урынына барлыгы 2964 гариза килде. Кайбер юнәлешләргә конкурс аеруча зур. Мисал өчен, „чит ил филологиясе, инглиз теле һәм әдәбияты, тәрҗемәчелек“ белгечлегенә 5 бюджет урынына 159 гариза килде. „Педагогик белем бирү, инглиз теле һәм икенче чит тел“ белгечлегенә 10 бюджет урынына 433 гариза бар», — ди ул.


Солтан Исхаков
Югары мәктәп деканы «дизайн»га 7 бюджет урынына 175 гариза кабул ителгәнлеген әйтте. «Абитуриентлар игътибарына искәртеп үтәсем килә, татар теле белән бәйле юнәлешләргә документлар бары тик 3 августка кадәр генә кабул ителәчәк», — диде ул.

Рамил Мирзаһитов филология һәм журналистика белгечлегенә 23 бюджет урыны барлыгын сөйләде. «Узган ел 20 бюджет урыны иде. Гомумән, соңгы елларда бюджет урыннарының бу кадәр күп булганы булмады», — диде ул.

«Елдагыча, бакалавриатка ике юнәлеш буенча кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган юнәлештә, укытучыларның эшләү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан, аларга ике төрле белгечлек бирәбез. Әйтик, быел татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә кабул итәбез. Әлеге юнәлешкә 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Чагыштыру өчен, узган ел 20 урын иде», — диде декан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-07-2020/kfuny-tatar-tele-belgechlegen-gariza-bir-3-avgustta-t-g-ll-n-ch-k-5759783

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев