Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әхәт абыйга да 90 тулган

Абый, дип язу шундый рәхәт инде.

Чөнки 90 һәм 95 яшьлекләр ара­сында юбилейларын бил­геләп үтүче ир-атлар бик сирәк була. Күбрәк хатын-кызларны котлыйбыз шул.
Ә менә Иске Җогып авылында гомер итүче Әхәт абый Корба­новны юбилее белән котлау, җирлек өчен дә истәлекле,  үзгә вакыйга. Әхәт абый бөтен гомерен авыл тормышына багышлаган кеше. Авыл һавасын сулап, кечкенәдән эшләп, ныгып үскән кеше ул. Үз колхозларына иң беренче булып кайткан комбайнны да егәрләүче кеше Әхәт абый. Ул вакытта комбайнны трактор өстерәп йөри иде, дип искә ала ул елларны авылдашлары.
Шулай ук бригадир булып та хезмәт куярга туры килә аңа. Төзелеш бригадиры, завхоз буларак та сынала. Авылдашлары белән уртак тел табып, киңәшләшеп эшләргә тырыша.
Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә ул. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, якыннары янәшәсендә, 95 яшьлек юбилее белән котларга да насыйп булсын аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев