Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәлакәт вакытында 37 кеше үлгән

Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт инспекциясе идарәсе:"Юлларда сак булыгыз!"- дип кисәтә. 2016 елның декабрь аеның 30 көнендә генә 426 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 37 кеше вафат булган. 514 кеше тән җәрәхәте алган. Казанның үзендә генә дә 180 юл һәлакәте булган. 2 кеше вафат. 203 кеше тән...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт инспекциясе идарәсе:"Юлларда сак булыгыз!"- дип кисәтә.

2016 елның декабрь аеның 30 көнендә генә 426 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 37 кеше вафат булган. 514 кеше тән җәрәхәте алган.

Казанның үзендә генә дә 180 юл һәлакәте булган. 2 кеше вафат. 203 кеше тән җәрәхәте алган.

Кичә, 30 декабрьдә генә дә, республика юлларында алькоголь куллану сәбәпле, 25 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылган. 32 машина йөртүче каршы полосага чыккан, 50 машинада бала утыргычлары булмаган, 375 кеше саклану каешын такмаган.

Азеево-Черемшан-Шентала юлының 69нчы кмда 20.05сәгатьтә 1960 елгы "Шевроле Нива" автомобиле хуҗасы 1977 елгы җәяүлене бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле урында ук үлгән. Аның киемендә дә яктырткыч кайтаргыч элементлар булмаган.

Үзебезнең гомеребезгә сак карыйк әле, кая ашыгабыз...

Бәйрәм вакытларында юлларда игътибарлы, ихтирамлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев