Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат чаралары Covid-19 инфекциясеннән зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелде

Рөстәм Миңнеханов элек андемия шартларында массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү тәкъдиме белән чыккан иде.

 

 

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирусыннан аеруча зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә кертергә карар кылды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады. Бу хакта вазгыять белән таныш чыганакларга сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Карар имзаланды – массакүләм мәгълүмат чараларын коронавирустан аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кертү турында карар кабул ителде», – дип аңлатты басманың бер әңгәмәдәше.

Хөкүмәт кабул ителгән карар турында якын арада игълан итәргә тиеш. Шул ук вакытта, чыганак сүзләренә караганда, зыян күргән тармакларның исемлеген киңәйтү массакүләм мәгълүмат чараларына гына түгел, башкаларга да кагылырга мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәтенә пандемия шартларында массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү үтенече белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак аның инициативасын РФ Икътисади үсеш министрлыгы хуплады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-05-2020/matbugat-charalary-covid-19-infektsiyasenn-n-zyyan-k-rg-n-tarmaklar-isemlegen-kertelde-5746356

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X