Мәгариф учреждениеләрен уку елына әзерләү башланды
Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы
Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан аерым контрольдә торалар.
План буенча һәм планнан тыш тикшерүләрдән башка, белем бирү учреждениеләрендә ел саен, яңа уку елы алдыннан янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Быел әлеге тикшерүләр июль азагында башланачак.
Җәйге каникуллар чорында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кирәкле ремонт эшләре башкарырга кирәк. Эвакуация юлларының торышына, янгын сигнализациясе системасының төзеклегенә, шулай ук биналарда электр үткәргеченең һәм җылыту системаларының торышына аерым игътибар итәргә. Уку йортларын яңа уку елына әзерләп бетерү өчен, инде хәзер үк янгын куркынычсызлыгы турында уйланырга һәм объектларны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча туры китереп әзерләп бетерергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы белән шаярырга ярамый, янгын ваемсызлыкны кичерми.
Фото редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев