Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә әзер булуын әйтте

ТР Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте активистлары тарафыннан оештырылган республика халкына адреслы ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда көзен узачак ТР Президентын сайлауда үзен кандидат буларак күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Социаль ярдәм штабы мәйданчыгында - Казанның Химиклар Мәдәният сараенда узды. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» активистлары Рөстәм Миңнехановка хәрәкәт кысаларында гамәлгә ашырыла торган инициативалар хакында сөйләде.

Активист Гөлфия Мотыйгуллина «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучылар исеменнән алдагы сайлауларда Рөстәм Миңнехановның үзен Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүен сорады.

«Сез һәрвакытта да иҗтимагый инициативалар һәм тулаем алганда җәмгыятькә ачык булуыгызны күрсәтәсез. Әгәр Сездән республикада әлеге кыйммәтләрне саклауны һәм үзегезне Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак күрсәтүегезне сорасам, мин уртак фикерне белдергән булып чыгам», - диде Мотыйгуллина.

Рөстәм Миңнеханов активистларга үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа президентлык срогына үзен кандидат сыйфатында күрсәтергә әзер икәнлеген раслады.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте активистларына бик зур рәхмәт, сезне бит беркем дә мәҗбүр итми – барысын да чын күңелдән эшлисез. Россия Президенты Владимир Путин республикада башкарылган эшкә югары бәя бирде. Бу минем генә хезмәтем түгел – биредә бик күп кешеләрнең өлеше кергән. Шул исәптән безгә кадәр эшләгән һәм алдагы үсеш өчен куәтле потенциал булдырган кешеләрнеке дә. Ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәт! Мин теләсә нинди сынауларга әзер», - диде Татарстан Президенты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/29-05-2020/r-st-m-mi-nehanov-ya-a-prezidentlyk-srogyna-zen-kandidat-syyfatynda-k-rs-terg-zer-5746244

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X