Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мирас ничек билгеләнә

Хөрмәтле редакция! Мирас билгеләү кем тарафыннан һәм ничек башкарыла? Шул хакта язып үтмәссезме? Рузания, Әтнә Рузания сезнең сорауга район прокуроры Нурия Сабирҗанова җавап бирә.

- Россия Федерациясенең 1993 елның 11 февралендә кабул ителгән нотариат турындагы нигезләмә Законнарының 1 маддәнең 4нче өлешендә, яшәү урынында нотариус булмаган очракта, нотариаль гамәлләрне хакимиятнең башкарма органнарындагы, бу гамәлләрне башкаруга вәкаләтле вазифаи затлар башкара диелгән норма беркетелгән.
Мирасны раслау нигезләмәнең 30нче маддәсендә билгеләнгән башкарма хакимият органнарның вазифаи затлары башкара торган төгәл нотариаль гамәлләр керә.
Нотариус булмаган яшәү урыннарында башкарма хакимият органнарының вазифаи затлары башкара торган нотариаль гамәлләрнең тәртибе, Россия Федерациясе юстиция министрлыгы тарафыннан расланган. Һәм дә нотариаль гамәлләр башкару тәртибе турындагы Инструкция белән билгеләнә. Инструкциянең, 1996 елның 19 мартында расланган 7нче пункты буенча, нотариаль гамәлләр хокукы булган вәкаләтле вазифаи зат тарафыннан дәүләт хакимиятенең теләсә-кайсы органында башкарырга мөмкин.
1993 елгы РФ Конституциясе кабул ителгәнгә кадәр җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнарының бердәм системасына керделәр.
Җирле үзидарә органнары вазифаи затларының нотариаль гамәлләр башкаруга хокуклары Россия Федерациясенең 1991 ел, 6 июльдәге № 1550-1 "РФ җирле үзидарә турында"гы Законының 54нче маддә 10нчы пунктында беркетелгән иде. Аерым положениеләре шул исәптән югарыда күрсәтелгән нормада 2009 елның 1 гыйнваренә кадәр гамәлдә булдылар. Нотариаль гамәлләрне башкару тәртибе Инструкциянең 3нче пунктында РФССР министрлар советының 1995 ел, 30 июньдәге №394 карары белән расланган, район, шәһәр, поселок авыл халык депутатлары советларының башкарма комитетлары тарафыннан, нотариаль гамәлләр башкаруга вәкаләтле, составына рәис, рәис урынбасары, секретарь яки нотариаль вазифалар башкару йөкләнгән башкарма комитет әгъзалары булган район, шәһәр, поселок, авыл халык депутатлары советларының башкарма комитеттагы вазифаи затлары исемлеге билгеләнгән.
Җирле үзидарәнең конституцион статусыннан чыгып, бу 1993 елгы РФ конституциясендә, 2003 елның 6 октяберндәге №131-ФЗ Федераль законының 19нчы маддәсе буенча каралган, аерым дәүләт вәкаләтләре башкарылу өчен закон нигезендә җирле үзидарә органнарына тапшырылырга мөмкин.
Завещание ягъни мирас нотариус урынына тиешле вазифаи зат тарафыннан, мирас формалары турындагы кагыйдәләрне саклап, аны нотариаль раслау тәртипләре һәм мирас серен саклаган хәлдә, РФ гражданнар кодексының 1125нче маддәсе нигезендә нотариаль гамәлләр башкару хокукы җирле үзидарә органнарының һәм РФның консуллык учреждениеләренең вазифаи затларына бирелә.
Югарыда күрсәтелгән норматив хокукый актлар, ә алар нотариаль гамәлләрне башкару буенча җирле үзидарә органнарының хокукларын билгелиләр, РФ Конституциясе үз көченә кергәннән соң, үзгәрешләргә дучар булмадылар һәм бүгенге көнгә кадәр РФ территориясендә гамәлдә.
Тикшерү материалларын күренгәнчә мирас Инструкция кагыйдәләрендә билгеләнгән язмача формада башкарылган, анда мирас калдыручының конкрет теләге чагылган, мирас итеп калдырылган милекнең иденфикацион сыйфатлары күрсәтелгән, ә алары бәхәсле йорт хуҗалыгының юридик һәм техник характеристикалары белән тәңгәл килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без сезне тыңлыйбыз