Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мирхәйдәр Фәйзи: «Никах сәгатьләре сукмый бит!»

"Кругом исерекләр арасында утырам. Үземне теге кеше үтереп кыстый. Чыгып китсәм, нәрсәләремне пычратырлар, туздырырлар, дим. Аларның безобразный компанияләренә тагы катышасы килми..." Мирхәйдәр Фәйзинең Темәстә чакта язган көндәлеген укыгыз

1922 ел, март. Темәс

1ендә Темәскә җитеп, Садыйк Чанышев фатирына төштем. Хәерле, җитеш урыннар булсын! Темәстә туклык, туганлык, дуслык, ямьлелек каршылады үземне. Тән һәм җан азыгы белән бәшарәт ителдем. Яшьләрнең репетициясе, рухи як белән дә өлешсез түгеллек белән сөенеч алдым. Җан тынычлап, Садыйк белән бергә генә ятып, сөйләшә-сөйләшә йоклап киттек.

2сендә Садыйк кунак итә. Күмәч мул, ак май бар, чәй шикәрле – менә нинди бәхет монда! Мин, Орски ягындагы ач хәяттән чыгып, шушы бәхеткә килеп ирештеммени? Дәвамлы бәхетләр булсын инде! Күп кешеләр белән күрештем. Күргән берсе: «Үлгән дип кайгырган идек», – диләр. Куанып, күңелләнеп йөрим. Бу бәхет дәвамлы, хәерле булсын инде, дип тели-тели йөрим. Илтифатлар, хөрмәтләр арасында тирбәләм. Шөкер!

Кич мөселманнар белән урысларның катнаш концерты булды. Яхшы гына үтте.

Бер башкорт хатынының милли киемдә чыгып биюе, Габдерәхимнең җыры, ике марҗа кызының гопакка биюе, кыллы музыкалар ошады миңа. Кантон Теләүбирдин белән таныштым.

9ында иртә чәйгә, маен мул итеп тотып, белен пешереп бирделәр. Бик һәйбәт булды.

Типографиягә кереп, газетада басыла торган шигыремнең корректурасын карадым. «Яшь өметләр»не хәрефкә тезүче яшь өмет, ләкин хәреф кассалары арасында саулыгын югалтучы Ибраһим Әгъзәмовка дустанә тәнбиһләр (кисәтүләр) ясадым.

11ендә җомга булу мөнәсәбәте белән, пилмән пешерттем. Бер табак пилмәнне ялгыз үзем ялтыраттым.

Репетиция булды. Исеме «Уен» булса да, эше авыр, дуңгыз, санаигы нәфисәнең (нәфис сәнгатьнең). Бүген генеральный, үз пьесаларым куйганда канәгатьләнә алмау минем бер авыруым инде. Уйнаучыларны да аптыратып бетерәм. Ләкин хакыйкатьтә дә артист булып яратылган рухлар юк шул. Саҗидәсе тагы вәхшилеге белән җанны газаплый. Ирләр кулы тиюдән дә курыккан кызларның гыйффәтләрендә шигем генә арта минем. Әтәчтән качкан бозык хатын исемә төшә.

12сендә спектакльдә халык күп булды. Постановка яхшы гына чыкты. Темәснең талантка фәкыйрьлеген, бәгъзе бер беленерлек ноксаннарны хисапламаганда, муаффәкыятьле (уңышлы) үтте. Үз күңелемдә иң шәп тоелган җире – толпа уен күренеше булды. Соңыннан, «Автора!» дип чакыру көчле генә булган хәлдә, чыкмадым. Алар күңелемне күрергә тырышсалар да, уенның ни дәрәҗә чыкканын сизәм бит. Аның нәрсәсе белән мактаныйм.

14ендә көн буе буран, кар ява. Көнне күбрәк фатирымда – язып үткәрәм. Кичкә таба Вәкил килеп утырып китте. Гайфулланың гармуны бар. Озак гармун уйнап утырдык. Бүген Юлык Әхмәт тә азрак уйнап киткән иде.

Кич фатир хуҗаларымның туганнарыннан Нәфисә ханым, Рамазан, Садыйк исемле яшьләр килделәр. Бу күңелле генә кешеләр белән үзләшеп алып, кичне күңелле үткәрдем. Лото уйнадык, чәйләр эчтек. Нәфисә ханымны яратып калдым.

Миңа зур поклонник булган халык картларыннан Хаҗбәк карт вафат булып калган. Бу кышкы вабаның корбанын кызгандым. Күңелле егет, карт иде. Әрәм булды.

Ваба, тифлар йога күрмәсен инде. И-и-и, кемгә мөрәҗәгать итим? Һәрхәлдә, сау гына була күрим. Чөнки авырып кеше өстендә ятасым да, үләсем дә килми.

17сендә базар көн. Базардан 17 кадак ит, кәрәсин сатып алдым.

Мозаффаров аркылы Мортаза абыйның хаты иреште. Өйнең саулыгын белдем. Бергә туып, бергә үсеп, бергә укыган, бергә күп хатирәләр калдырган туганым Габдулла (Әхмәтгәрәй абзый угылы) вафат, ди. Нык тәэсир итте. Чиксез кызгандым. Нинди тормышлар белән яшәгән кеше, нинди хәлгә төшеп гомерен тәмамлады. Мескен Габдулла! Кызганыч Габдулла! Бергә уйнап үскән якын туган! Гафу ит мине!

Фатирым яхшы, ләкин бик аулак түгел, язу эшләремә зарары тия. Темәс Әсмалары тиф белән авырый башлады. Башка фатир юк. Йогуыннан сакласын инде табигать!

20сендә иртә чәйгә күп итеп кабартма пешереп бирделәр. Чак ашап беттем. Бүген якшәмбе, бәйрәм итәләр. Вәкилләргә кереп чыктым. Кәмилә бәлеш ясап йөри иде. Аннан наробраз бакчасында Гайфулла Зөбәиров, Хөсәен Морадшин, Ибраһим Әгъзәмов, Исмәгыйль Абзалов, Әвәлбаевлар – килгән типография служащийлары белән озак утырдым. Аннан Гайфулла белән итекче Бариларга бардык. Озак утырып чыктык. Репетиция ясадык. Сусап кайтып, шикәрләп чәй эчтек.

Без эчәбез сөтле чәй, сөткә шикәр катканын;
Без сөябез кызларның бит алмасы батканын.

Сөюен сөябез дә, никах сәгатьләре сукмый бит! Чәчләр чәчкә бәйләнми, күрәсең…

21ендә репетиция ясадык. Темәс яшьләре арасында җаныма ямьнәр бирүче хезмәтемне дәвам иттерәм. Артист та түгелмен, режиссерлыкта көч юк; ләкин Темәстә миннән артыграк бер талант юклыктан, халык шәп дип уйлый. Йолдыз караңгы төндә яктырак җана бит. Югыйсә зуррак талантлар янында шөребе какшар иде малайның. Менә мин, сәхнә эшләре белән маташмый, драматурглыкны гына алга җибәрә алсам икән. Мине чынлап рухландыручы шул гына!

«Мәргубә»мне Маһитаб туташ Мостафина уйный, Чүчпәрәне – Маһруй. Саҗидә Госмановага роль бирмәдем. Боларның кешечә кыйлануына рәхәтләндем, каприз юк. Бармак белән кагылу түгел, кочаклауга да күтләк хатыннар төсле кылану юк. Фәкать туганнарча, гыйффәтчә. Долой, Саҗидә.

Шәриф Корбангалиев ямьле «гармунчы егет» булып чыкты. Матур гына тип бирә. Шәхесемә иткән хезмәтләре белән дә күңелемнең мәхәббәтен казана. Яшә, егет! Миннән дуслый сиңа!

23ендә спектакль яхшы чыкты. «Ярты алма»дагы үлемне бәгъзе бер борчулар аркасында ноксанрак чыгардым. Шулай да икенче картина бик матур булды бугай. «Әмәти улы Мәмәти» һәм «Чүчпәрә туташ»та Мәмәти роле белән алкыш казандым. Өзлексез көлке астында уйнап, пәрдә төшкәч, ике рәт сәхнәгә чыгардылар. Кулда күтәреп йөрттеләр. Автор һәм артист өчен күңелле эш. Сәхнә артына кереп, хосусый тәбрикләрнең «чукындырып чыгардың» кебек иң самимиларын ишетергә туры килде.

Садыйкка кереп кундым. Озак сөйләшеп яттык.

28ендә кичкә таба «минем каршымда сөйкемсез» егет, спирт алып кайтып, һич рөхсәтсез минем якта сиптерә башлады. Сплав эшчеләренә бирелгән спиртны эчә. Хуҗам, карт башы белән, шул компаниягә кушылды. Гайфулла атасы белән кара-каршы торып эчә. Әллә кемнәр килде. Кругом исерекләр арасында утырам. Үземне теге кеше үтереп кыстый. Чыгып китсәм, нәрсәләремне пычратырлар, туздырырлар, дим. Аларның безобразный компанияләренә тагы катышасы килми. Ахыр чыгып киттем. Картинаның ямьсезлеген күтәрә алмадым.

Кич белән кайтканымда бүлмәм исереп җыгылган, пычранып беткән, сүгенеп яткан кызганыч мәхлуклар белән тулы иде. Кулны селтәп чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Вәкилләргә бардым. Чәйдән соң Вәли скрипка, Әсма ханым гармун уйнап рухларны бәйрәм иттерделәр. Яшь кенә ир белән хатынның парлап уйнап утыру рәвешләрен сокланып, иркәләп, яратып карап тордым. Икесе дә музыкант, икесе дә бик матур, икесе дә әйбәт. Галиябану белән Хәлилгә тиңләп, матур сүзләр әйттем. Вәкил биеде. Вәли иптәш җырлады. Матурлык, ямь балкыды. Матур тойгылар алдым. Шәриф Корбангалиев янына кереп кундым.

29ында Вәкилләрдә чәй эчтек. Урамга чыккач, Нәфисә ханым Дасаева очрап, фатир хуҗам Габдулла абзыйның кичәге эчү белән җанып үлеп калганын, Гайфулланың чак котылганын хәбәр биреп, котымны алды. Менә зур уңайсызлык астында калынды…

Өйгә кайтсам – җылаш. Чыр-чу, хәсрәтләр арасында калдым. Күңелле түгел. Габдулла абзый минем якта үлеп, кара көеп ята. Әле дә Гайфулла үлмәгән дип куанам. Үз бүлмәмдә шундый хәл булуга көенәм. Нәрсәләремне болгатмаска куштым да, Каюм Малаев иптәшнең чакыруы белән, аларга бардым. Көнем Малаевларда үтте. Матур, җиһазлы өйләрендә шикарный приборларына зәвыкланып, озак чәй эчтек. Кайтып җеназаны озаттым да кире аларга бардым. Аш, соңыннан чәй белән шәпләп сыйладылар. Каюмның кәләше күңелле хатын икән, бик хөрмәт күрдем.

Сакмар ташый, Каюмнарның өеннән су өсте бик күңелле күренә, бозлар ага. Ямьле булды. Урамнан үтеп барганда, начгарнизон Дасаев иптәш кычкырып чакырып алды. Чәй эчертеп чыгардылар.

Өйгә кайтып, бүген дә Шәрифтә куначагымны әйтеп чыктым. Күңелсез анда, җылыйлар. Эчмәвем, хәтта тартмавым да хакында мактаулар, рәхмәтләргә күмелдем. Хатыннарның хөрмәте астында мөтәфәхиррәна (горурланып) утырып чыктым.

Урамнарда йөрдек. Көн күңелле. Сакмар арта. Матур, хатирәле йөрешләр булды. Шәриф Эстәрле сәхнәсе хәлләрен сөйләде. Хәбибулла янында утырам. Вәкил белән гулять иттек. Аннан аларга кердек. Шәрифтә озак утырдык. Гармун уйнадык. Шәрифкә кереп кундым.

Бүгенге көн күңеллелек белән күңелсезлекләр арасында чайкалып йөреп үтте.

31ендә иртә чәйгә кабартма пешерделәр.

Кичә яшьләрнең гомуми җыелышы булып, мин, Шәриф Корбангалиев, Вәкил һәйәт әгъзалары булып сайлануны көнендә язарга онытканмын. Бүген шул һәйәтнең минем фатирда җыелышы булды. Хәмзә Батыршин да килде. Җыелыш беткәч, чәй эчердем. Нәфисә ханым Дасаева да килде. Бик күңелле утырдык. Яшьләрчә, язча җиңел үтте. Флирт уйнадык. Кичне җиткереп киттеләр. Иртәгә репетиция башларга булдык.

Бари кодадан итекне табанлатып алдым. Газиз тәпиләремдә тузган иде.

Матур гына, сөйкемле кыз Мөнәүвәрә,
Мөнәүвәрә белән генә мин әүвәрә;
Матур тавышы, күбәләктәй рәвеше белән
Башларымны әйләндерде, менә бәла!

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2020. — №4. — 38-42 б. 

Фото: kazan.aif.ru

Чыганак: http://beznenmiras.ru/nikah-sagatlare/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев