Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мунчадан соң күз алларың томанланамы?

“Россия-1” каналындагы “О самом главном" тапшыруы студиясендә билгеле табиб-офтальмолог Дмитрий Дементьев күз авырулары булган мунча яратучыларга чабынуның хәвефле булуы турында кисәтте.

Күп кенә чабынучылар билгеләвенчә, мунчадан соң күз алдында томан барлыкка килә. Белгеч сүзләренә караганда, бу хәл югары температура аркасында кан тамырларында тонус бозылуы аркасында килеп чыга. Глаукома белән авыручы кешеләргә эссе мунчага бару аеруча куркыныч нәтиҗәләргә, кискен өянәк күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин.

Офтальмолог раслаганча, конъюнктивит, яки башка хроник һәм ялкынсыну авырулары булганда, мунчаның күзләргә начар йогынты ясавы, авыруны көчәйтеп җибәрүе ихтимал.
Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Munchadan-so-k-z-allari-tomanlanami-400298/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев