Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орлыкка урталай киселгән эре суганнарны утыртыгыз: яхшы уңыш алачаксыз

ШӘХСӘН, ҮЗЕБЕЗ МОҢА ШИКЛӘНЕП КАРЫЙБЫЗ, СЫНАП КАРАРГА БУЛА ҮЗЕ!

Узган елгы тәҗрибәбез турында сөйләргә телим, сүз уңаеннан, ул йөз процентка үтәлде!

Хәтерлисездер, узган язда суган орлыгы бәясе коточкыч булды, «Бәхет»нең килограммы өчен 600 сум бирергә туры килде.

Кыскасы, мондый “Бәхет” безгә кирәк түгел, дигән карарга килдек һәм апамның тәҗрибәсен кабатларга булдык. Ул элек, элеккеге Совет чорында күпләрнең суганны орлыктан түгел, ә суганны бүлү ысулы белән утыртуы турында сөйләде. Барысы да бик яхшы үскән, яхшы уңыш җыйганнар.

Кыскасы, узган ел без шундый эксперимент үткәрдек. Бернәрсәсе дә үсмәсә дә, суганны көзге ярминкәдә сатып алырбыз әле, дигән карарга килдек.

Шөкер, бернәрсә дә сатып алырга туры килмәде. Шул ук вакытта суган “ук”ка гына китәр дигән шик тә акланмады.

 

1. Утырту өчен сәламәт, нык, тыгыз кабыклы суганны сайлагыз. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр бит.

2. Утырту алдыннан суганны эшкәртегез. Мәсәлән, марганцовканың сыек эретмәсендә ике сәгать тотып, киптерегез.

3. Суган орлыкларын уртасыннан гына кисегез, эреләрен 4кә дә бүлергә була, вак-төякләрен – икегә.

 

4. Бер нюанс, бик мөһим: утырту материалы уңышлы тамырланып, үсешкә китсен өчен, кискәч игътибар белән карагыз: һәр яртыда яки чиректә үсеш нокталары булырга тиеш.

Югыйсә суган үсмәячәк. Бу җәһәттән рекордчы-суган - шалот, яки, башкача әйткәндә, аның исеме - гаилә суганы. Анда күп катлы геннар салынган, шуңа күрә бүленеш белән утыртылган шалот суганы һичшиксез үсәчәк. Иң гади, “репчатый” суган да шулай ук үсәчәк.

Түтәлне гадәттәгечә әзерлибез. Суган көпшәкле, “нейтраль” туфракны ярата, суганны салкын җиргә утыртырга киңәш ителми, чөнки бу очракта “ук”ка китү куркынычы югары. Суган үзе эре һәм сусыл булып үсә, гадәттәгечә сакларга була.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/zapisky_obyvatelnizy/posadite-vmesto-sevka-razrezannye-vzroslye-lukovicy-krupnye-repki-vam-obespecheny-5ea025b797c2995b763d4f39?&utm_campaign=dbr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев