Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пиротехник эшләнмәләрне куллану турында

Министрлар кабинетының 2016 елның 2 декабрендә чыгарылган 886 санлы күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан территориясендә агымдагы елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнваренә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге режим бәйрәм чорында узучы чараларда гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның милекләрен, дәүләт һәм муниципаль милек не саклау өчен янгын...

Министрлар кабинетының 2016 елның 2 декабрендә чыгарылган 886 санлы күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан территориясендә агымдагы елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнваренә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге режим бәйрәм чорында узучы чараларда гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның милекләрен, дәүләт һәм муниципаль милек не саклау өчен янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне күздә тота. Бу чорда җитештерү объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык - энергетик комплекслары территориясе чикләреннән 500 , торак - коммуналь, авыл хуҗалыгы объектларыннан, шулай ук кеше күп булган урыннардан, автомобиль юллары чигеннән 50 метрда пиротехник эшләнмәләрне куллануга тыю кертелә. Аларны куллану бары тиешле урыннарда гына башкарылырга тиеш.

Шулай ук, пиротехник эшләнмәләрне сату да аерым контрольгә алына. Бу эш Россия хөкүмәтенең 2009 елның 22 декабрендә дөнья күргән " Пиротехник эшләнмәләрне куллану һәм таратуда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен билгеләү турында"гы 1052 санлы күрсәтмәсенә нигезләнеп башкарыла. Пиротехник эшләнмәләр сату объектларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүенә аеруча игътибар бирелә. Сатып алучылар пиротехник эшләнмәләрне кул белән тотарга тиеш түгел. Аларны сату өчен махсус секцияләр булдырылырга тиеш. Мондый эшләнмәләрне сату бүлеге эвакуацияләү юлы белән рәттән булырга тиеш түгел.

Янгынга каршы режим көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне законсыз сату урыннарын ачыклау максатыннан махсус рейдлар оештырылачак. Пиротехник эшләнмәләрне куллану бары инструкциягә нигезләнеп башкарылырга тиеш. Янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе нигезендә, гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт меңгә кадәр, вазыйфаи затларга унбиш меңнән алып утыз меңгә кадәр, юридик затларга - дүрт йөз меңнән биш йөз меңгә кадәр штрафлар каралган.

Әтнә һәм Арча районара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Р.Р. Сафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев