Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр

Исерек ир-атларның берсе полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанда булган төнге атыш турында аңлатма бирде. Казанда исерек ир-атның полиция хезмәткәренең борынын сындырган, ә икенче полицейский корал кулланырга мәҗбүр булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, исерекләр тавышыннан һәм кычкырышудан туйган халык полиция чакырган булган.

Тәртип сакчылары кисәтү ясагач, исерек ир-атларның берсе үзен агрессив тота башлый, полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.

Икенче полицейский хезмәттәшенә ярдәм итәргә тырыша, әмма аңа тагын бер ир ташлана. Ул кисәтергә теләп һавага ата, әмма гаугачылар моңа игътибар итми. Шул вакытта полицейский һөҗүм итүчеләрнең берсенең аягына атарга мәҗбүр була.

Соңрак ачыкланганча, ир-атларның дүртесе дә элек хөкем ителгән булган. Төнге фаҗигадән соң аларның өчесен кулга алганнар. Ә сугышуны башлаган ир-ат яралана һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Борыны сынган полицейскийны да хастаханәгә салганнар. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-06-2020/uzgan-t-nd-kazanda-politsiya-hezm-tk-ren-m-itk-nn-r-5748322

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев